Нигезләрне кирәк сакларга

Рәсим Низамов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Язмышларга язган тәкъдиреңнән
Узып булмый, нихәл итәсең?
Гомерем үтте читтә бәхет эзләп,
Юксындыра авылым иртәсе.

Дуслар белән җиңдем кайгыларны,
Елар чаклар кайчак булса да.
Әнкәй генә һаман төшкә керә,
Сагындыра газиз бусага.

Сагындыра газиз туган нигез,
Торган җирләр гүзәл булса да.
Әнкәйне тик беркем алыштырмый,
Якыннарым янда булса да.

Яшьлегемдә калган юллар буйлап
Кайтып киләм туган якларга.
Әнкәйләрнең төсен саклыйм дисәң,
Нигезләрне кирәк сакларга.