Әнкәем мендәрләре

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Әнкәемнең матур истәлеге –
Туй бүләге – мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

К у ш ы м т а:
Пар булыгыз, газиз балалар, дип,
Пар мендәрләр – әнкәй бүләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Туган җирем, сине сагынганда,
Ишетәм мин казлар тавышын.
Үткәннәрне барлап хәтеремдә,
Балачакка кайтып барышым.

К у ш ы м т а.

Каз йолыккач, инеш буйларында
Әнкәй көзен мамык очырган.
Бәхет теләп, ак мамыктан әнкәй
Безгә диеп мендәр тутырган.

К у ш ы м т а.

Каз мамыгы оча болын буйлап.
Сагышымны минем яңартып.
Түр башында торган сурәтеннән
Әнкәй дәшә кебек яратып.

К у ш ы м т а.