Рәхмәтемне килә әйтәсем

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Туган ягым минем, куеныңда синең
Уйнап үстек сабый чакларда.
Урман-кырлар буйлап, колыннардай уйнап
Бер кайтасы килә. Бик кайтасым килә
Йөгереп лә кабат шул чакка.

Инеш буең ямьле, чишмә суың тәмле,
Сусап кайтам синең назларга.
Чирәмеңә ятып, яшьлегемә кайтып
Онтыласым килә, онтыласым килә,
Онтыласым килә беразга.

Торган җирләр матур, гүзәл булсалар да,
Сиңа кайтсам, килми китәсем.
Авылкаем диеп, сиңа башым иеп,
Рәхмәтемне сиңа, рәхмәтемне сиңа
Чын йөрәктән килә әйтәсем.