Сагышым – сары яфрак

Илназ Минвәлиев репертуарында

Фәрит Хатыйпов көе

Бик сагындым, бәгырькәем,
Сагыштан сулдым инде.
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Кыр казы булдым инде.

К у ш ы м т а:
Яшьлектәге хаталарым
Сагышы – сары яфрак.
Гомеркәемнең еллары
Очалар кыйгак-кыйгак.

Бергә кичкән айлы кичләр
Әле һаман исемдә.
Без яраткан ул тугайлар
Керә һаман төшемә.

К у ш ы м т а.

Сине өзелеп сөюемне
Аңладым бары соңлап.
Сине уйлап узган еллар
Очалар кыйгак-кыйгак.

К у ш ы м т а.