Сандугачлар-карлыгачлар

Ләйсән Галләмова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Сандугачлар килгән безгә
Оя корырга бергә.
Сандугачтай сайрап яшик,
Иркәм, без дә гомергә.

К у ш ы м т а:
Сандугачлар-карлыгачлар
Сайрыйдыр пары булгач.
Мин бәхетле, яннарымда
Сөйгән яр булгач.

Сандугачлар моңлы сайрый,
Кунар талы булмаса.
Ни яме бар, сөйгән кешең
Сине көтеп тормаса.

К у ш ы м т а.

Мәхәббәтнең кадерен белик,
Бергә булу – сөенеч.
Урап үтсен салкын җилләр,
Килмәсен көенеч.

К у ш ы м т а.