Сеңлемә

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Әнкәй кебек назлап үстерәсең
Тәрәз төпләрендә гөлләрең.
Ал яраннар миңа хәтерләтә
Балачакның матур көннәрен.

Алъяпкычын киеп, әнкәй сыман
Сеңлем йөри коймак пешереп.
Ал яраннар ел да чәчәк ата,
Әнкәемне искә төшереп.

Еллар уза, ара ерагая,
Әнкәй генә кайтмас яңадан.
Син булганга, әнкәй төсен саклый
Тәрәз төпләрендә ал яран.

Ходай бирсен сиңа парың белән
Бәхетле һәм тигез гомерне.
Рәхмәт сиңа барсы-барсы өчен,
Саклаганга газиз нигезне.