Шаяртып йөрмә мине

(Шаян җыр)
Ләбибә репертуарында

Марат Мухин көе

Яратам дип дәшәсең дә,
Үзең ник югаласың.
Ялындырып йөрүеңнән
Белмим кайчан туярсың.

К у ш ы м т а:
Сине көн дә көтә-көтә
Арып беттем бит инде.
Түземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине.

Сагындырган чакларыңда
Килеп китсәң ни була?
Бер елмаеп көлүең дә
Йөрәгемә ял була.

К у ш ы м т а.

Һаман болай уйнап йөрсәң,
Ялгыз калырсың әле.
Йөрәгеңне сагышларга
Син дә салырсың әле.
Ялгыз калырсың әле…
Сизми калырсың әле…

К у ш ы м т а.