Симетбаш җыеннары

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Авылыма кайткан саен
Төшәм су буйларына.
Симетбашым, газиз җирем
Гел минем уйларымда.

Тургайлар җыры түгелә
Туган як кырларында.
Сиңа булган хисләремне
Җиткерәм җырларымда.

К у ш ы м т а:
Әй, Симетбаш җыеннары,
Авылым болыннары
Ел да шулай бергә җыя
Дусларны, туганнарны.

Туган җирен сагынып кайта
Чит җирләргә киткәннәр.
Нурислам ага чишмәсе
Дәшә кебек үткәннән.

Торган җир матур булса да,
Җанга якын син генә.
Тукайлы Арча ягында
Симетбашым бер генә.

К у ш ы м т а.