Симетбашым

Илгиз Закиров репертуарында

Илгиз Закиров көе

Якын итеп ерак юлны,
Кайтам сине сагынып.
Әткәйнең нигез ташына
Яшим читтә табынып.

К у ш ы м т а:
Туган авылым, Симетбашым –
Гомеркәйләрнең башы.
Аермасын иде синнән
Язмышларның ялгышы.

Бәхет кошым калды микән
Әллә синдә адашып?
Туган җирем, синдә генә
Тарала бар сагышым.

К у ш ы м т а.

Суың эчәм, кайткан саен,
Нурислам чишмәсеннән.
Сөю җыры түгелгәндәй
Киленнәр чиләгеннән.

К у ш ы м т а.

Тукайлы Арча ягында
Симетбашым бер генә.
Чит җирләрдә яшәсәм дә,
Иң гүзәл җир син генә!

К у ш ы м т а.