Син икән

Ришат Фазлыйәхмәтов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Яшьлегемдә яр күзләдем,
Кем көткәнен белмәдем.
Миңа язмыш язган ярым
Син булгансың, күрмәдем.

К у ш ы м т а:
Син икәнсең, син икән
Язмышта миңа дигән.
Җаныма дәва бирә
Назлы карашың, иркәм.

Бәхет эзләп чит җирләрдән
Гомерләр үтеп киткән.
Бәхетемне синдә таптым,
Гомерлек яр бул, иркәм.

К у ш ы м т а.

Инде беркемне эзләмим,
Син булгач, миңа җиткән.
Минем өчен яратылган

К у ш ы м т а.