Төш юрадым

Нурзадә репертуарында

Марсель Иванов көе

Йолдызларга карап төш юрадым,
Юрауларым гына юш килсен.
Йолдызлардай якты теләкләрем
Сиңа, бәгърем, барып җитешсен.

К у ш ы м т а:
Теләкләрем бары бер генә –
Уйларымда бары син генә.
Бердәнберем диеп, яратып,
Кояш кебек көлеп кил генә.

Йолдызларга карап төш юрадым,
Юрый-юрый уйлар уйладым.
Сиңа багышлыймын җырларым

К у ш ы м т а.

Йолдызларга карап уйланганда,
Бәхет кенә сиңа юрадым.
Мин бәхетле бары синең белән,
Чынга ашса әгәр хыялым.

К у ш ы м т а.