Әткәй урманы

Айдар Фәтхетдинов репертуарында

Илназ Мөсәлләмов көе

Урманнарга чыгам, кайткан саен,
Каеннарың читтә юксынам.
Туган якта, әткәй, синең рухың
Яшәмәгән урман юк сыман.

К у ш ы м т а:
Бала чакка кайтып, синең белән
Бер урыйсы иде урманны.
Кайткан саен, әткәй, сиңа атап,
Багышлыймын изге догамны.

Үткәннәрне саклый урман юлы.
Ишеткәндәй булам моңнарың.
Рәхмәт, әткәй, изге эшең өчен –
Туган җирдә калды урманың.

К у ш ы м т а.

Атлар килә урман буйларыннан.
Ят агайлар җиккән атларны.
Хәтер уйный сагынып әткәй белән
Урман буйлап үткән чакларны.

К у ш ы м т а.