Үткәннәргә мине чакыр да

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Ялган хисләр, ялган сөюләрдән
Йөрәккәем тәмам суынды.
Яшьлегемнән кабат кайт та миңа
«Яратам» дип бирче кулыңны.

К у ш ы м т а:
Үткәннәргә бер чакыр да мине,
Куеныңа кабат сыендыр.
Тәүге хисне, бәлки, яңартырсың,
Сиңа да бит ялгыз кыендыр.

Төшләремә кереп гел йөдәтә
Су буйлары, ялгыз тирәгем.
Тәүге ярым, сине сагынамын,
Сине уйлап сыза йөрәгем.

К у ш ы м т а.

Яшьлегемә кире кайтып булса,
Сине генә сайлар идем мин.
Өр-яңадан тормыш сукмагыннан
Синең белән атлар идем мин.

К у ш ы м т а.