Туган апай

Рафил Җәләлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Кояш кебек гел елмаеп
Кайтасың төп нигезгә.
Әнкәй кебек күңел җылың
Җитә бит һәммәбезгә.

К у ш ы м т а:
Тулган ай дигән идек лә
Син икән, туган апай.
Иң кадерле, иң сөекле
Син безгә, туган апай.

Кайткан саен су аласың
Авылым чишмәсеннән.
Балалар да туган җирдән
Читләргә китмәсеннәр.

К у ш ы м т а.

Ходай язган ярың белән
Гомер юлын кичегез.
Туган җирдә сөенешеп
Тигез гомер итегез.

К у ш ы м т а.