Уйлар кайта

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Уйлар кайта язларымда
Кабат туган якларыма.
Уртасына ут кабызып,
Боз агызган чакларыма.

Уйлар кайта кырларыма,
Чәчү чәчкән чорларыма.
Яңгыр көтеп басуларга,
Җан сыкраган чакларыма.

Уйлар кайта авылыма,
Тайлар көткән болыныма.
Гүя озатып кулын болгый,
Әнкәй чыккан юл буена.

Уйлар кайта нигеземә,
Төп йорт кына һаман иңә.
Туган җирдән һаман читтә
Безне генә язмыш йөртә.

Уйлар кайта туган якка.
Мин дә, ахры, уйларыма
Иярермен дә беркөнне
Кайтырмын күк кырларыма.