Вакытларны туктатасы килә

Ләбибә репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Вакытларны туктатасым килә,
Туктатасым килә беразга.
Син калгансың ялгыз аргы якта,
Мин калганмын торып бу ярда.

Туктатасым килә минутларны,
Сагышларым салып суларга.
Кайтып булса әгәр яшьлегемә,
Чыгар идем кабат шул ярга.

Уйларымнан күңелем бушар иде,
Коенасым килә назларда.
Сагышлардан җаным бушар иде,
Бушар иде, бәлки, беразга.

Туктатасым килә гомерләрне,
Азга гына, бары бик азга.
Синең белән кабат җитәкләшеп
Кайтыр идем бары бер язга.

Болыннарда кабат гөлләр җиле
Назлап үтте үбеп ирнемнән.
Язларыңа кабат чакыр мине,
Ярат әле кочып иңемнән.