Вакытлыча кермә төшемә

Рәсим Низамов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Бәрелмәче, бәгърем, бәгыремә,
Бәллүр кебек ул бит уалыр.
Яратуың әгәр чынлап булса,
Очкынланып җаным ут алыр.

К у ш ы м т а:

Сөю хисе бәллүр касә кебек,
Ялган булса, хисләр, коелыр.
Яратуың әгәр чынлап булса,
Назларымда җаның коеныр.

Кермә, бәгърем, кермә күңелемә,
Ялган учак булып кабынма.
«Сөям» дигән сүзең ялган булса,
Хисләремә берүк кагылма.

К у ш ы м т а.

Кагылмачы, зинһар, хисләремә,
Бергә дөрләп янар булмасаң.
Вакытлыча кермә күңелемә,
Мәңгелеккә анда калмасаң.

К у ш ы м т а.