Яңа ел төне

Энҗе Шәймурзина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?

К у ш ы м т а:
Офыкта кояш – көндәге төсле.
Күңелем тоя үзгә бер хисне.
Бу елның уза иң соңгы киче.
Яңа ел киче, Яңа ел киче.

Касәдә уйный шампан шәрабы.
Телефоннарда – дуслар теләге.
Искә төшереп яшьлек иртәсен,
Туа гомернең тагын бер көне.

К у ш ы м т а.

Әнкәйләр биргән йөрәк тибешен,
Белмибез – күпме язмыш өлеше.
Җанны җылыта яшәү өмете,
Бу – Яңа елның беренче көне!

К у ш ы м т а.