Ярата сүзсез генә

Эльмира Сөләйманова репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Яратам, дигән була,
Елмаеп көлгән була.
Мәхәббәтне бары сиңа
Сакладым, дигән була.

К у ш ы м т а:
Карадым күзләренә,
Ышанмыйм сүзләренә.
Яратканнар сөйләп йөрми,
Ярата сүзсез генә.

Озата килгән була,
Вәгъдәләр биргән була.
Өрмәгән урындыкка да
Утыртмам, дигән була.

К у ш ы м т а.

Бер генәм, дигән була,
Син генәм, дигән була.
Йөрәгемне яулап алдың,
Яратам дигән була.

К у ш ы м т а.