Яратам, дип әйт

Айгөл Шәйхетдинова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Сабый бала кебек сөенә-сөенә,
Ак буранга каршы йөгерәм.
Карлы урамнардан гел елмаеп,
Яннарыма килче, бергенәм.

К у ш ы м т а:
Ак карлардай саф-саф хисләремне
Сиңа гына бары сакладым.
Кабат әйтче назлы сүзләреңне,
Яратам, дип әйтче бер тагын.

Син бит бүген ачтың серләреңне,
Яратам, дип үптең күземнән.
Бу сүзләрне күпме көтүемне
Белмисең шул син бит үзең дә.

К у ш ы м т а.

Кар бөртеге керфек очларымда
Җем-җем итеп яна энҗедәй.
Яшьләр түгел, сөю хисләре ул,
Тулып тама сиңа күземнән.

К у ш ы м т а.