Яратмасаң, үзең әйт, иркәм

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Сары яфрак түгел, гөлләр белән
Түшәр идем синең эзләрне.
Салмас өчен сине сагышларга,
Мин китермәс идем көзләрне.

К у ш ы м т а:
Салма мине син дә сагышларга,
Яшьлек бит ул килә бер генә.
Хисләремне минем аңла, иркәм,
Яратам, дип әйтче гел генә.

Ләйсән яңгыр булып, күзләреңнән
Сиздермичә килә үбәсем.
Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Көзге җилләр сиңа тимәсен.

К у ш ы м т а.

Сүзсез генә мине тилмертмә син,
Хисләремә суык тидермә.
Яратмасаң әгәр, әйт үземә,
Карашларың белән көйдермә.

К у ш ы м т а.