Яратып торсаң гына

Чулпан Әхмәтҗанова репертуарында

Шамил Әхмәтҗанов көе

Сандугач та оя кормый,
Кунар талы булмаса.
Яшәүләрнең ни яме бар,
Көтәр кешең булмаса.

К у ш ы м т а:
Яшәүләрнең ни тәме бар,
Сөяр кешең булмаса.
Җаныкаем, диеп сине
Ярың көтеп тормаса.

Бәгырькәем, диеп сине
Сагнып көтеп алмаса.

Бул син минем пар канатым,
Бул син янымда гына.
Гомеркәйләр матур уза,
Яратып торсаң гына.

К у ш ы м т а.

Канатыбыз кайрылмасын,
Тормыш юлын узганда.
Мин бәхетле синең белән,
Син янымда булганда.

К у ш ы м т а.