Яратып яшик

Раяз Фасыйхов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Яратып яшәсәң, гомер матур уза,
Сөенеп каршылый таңнарын.
Уфтанып яшәсәң, йөрәк кенә туза,
Чәчләргә чал кертә зарлары.

К у ш ы м т а:
Дөньяны яратыйк,
Туган дип җан атыйк,
Гомер ул бик кыска – онытмыйк.
Ярларны елатмыйк,
Иркәләп юатыйк.
Дөньяны, дусларны яратыйк!

Бүләк итик сөю, наз көткән җаннарга,
Көтеп алыйк бергә ярларны.
Яратып эндәшик ялгыз калганнарга,
Кызганмыйча яшик назларны.

К у ш ы м т а.

Бәхетле булырга, сөенеп яшәргә
Ходайның сорыйк без догасын.
Ялгызлыкта көеп, язмышка көенеп,
Ялгызың яшәргә язмасын.

К у ш ы м т а.