Яшь бара

Вил Усманов репертуарында

Вил Усманов көе

Чакрымнары саен гомеремнең
Калган җирдә күпме манзара.
Картаясы бер дә килмәсә дә,
Яшь бара бит, дуслар, яшь бара.

К у ш ы м т а:
Яратасы килә янып-көеп,
Эреп-сеңеп кайнар кочакта.
Ник бу йөрәк яшьне саный белми?
Күңел тарта һаман яшь чакка.

Картаябыз диеп әйтмим лә мин,
Чәчләр генә бераз чалара.
Җан тартыла һаман чибәрләргә,
Матурлыктан хисләр чайкала.

К у ш ы м т а.

Буразнасы саен хәтеремнең
Сеңеп калган татлы мизгелләр.
Төшләремә сагындырып керә
Синең белән булган ул көннәр.

К у ш ы м т а.