Яшьлек бит ул бер генә

Азат Фазлыев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Мәхәббәттән янып көйдек,
Өзлеп ярларны сөйдек.
Яшь чагында бар да матур,
Сайланып тормый идек.

К у ш ы м т а:
Яшьлек бит ул, яшьлек бит ул
Уза икән тиз генә.
Яшьлек бит ул гомерләрнең
Татлы мизгеле генә.

Яшьлек гомре кыска икән,
Сизми калдым үткәнен.
Онытылмый тәүге ярымны
Төннәр буе көткәнем.

К у ш ы м т а.

Күрми калдым, белми калдым
Яшьлегемнең узганын.
Үткәннәрне хәтерләтә
Бары моңлы җырларың.

К у ш ы м т а.