Җырланмаган җырым бар әле

Елап түгел, җырлап туганмындыр.

Җыр-моңнарым килә әткәйдән.

Кеше зарын җиңеләйтү хисе

Күчкәндер лә миңа әнкәйдән.

Җырлап уздым яшьлек елларымны,

Чибәрләрнең өзеп үзәген.

Тик яшьлегем калды еракларда,

Якыная гомер көзләрем.

 

К у ш ы м т а:

Җырланмаган җырым әле язылмаган,

Йөрәккәем тулы моң белән.

Чорлар аша җырлап узып барам,

Юлларыма гөлләр сибелгән.

 

Җырлый-җырлый, шөкер, узып барам

Гомеремнең шаулы елларын.

Бар җырымны сезгә багышладым,

Соңгысын да сезгә җырлармын.

Бу дөньядан җырлап китсәм иде,

Китәр вакыт миңа җиткәндә.

Минем җырым булып җилләр исәр,

Мәңге кайтмас җиргә китсәм дә.