Өзелеп сөйгән була берәү генә

Ландыш Нигъмәтҗанова репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Яратулар булмый вакытлыча,
Чын мәхәббәт була бер генә.
Синең хисләр булган вакытлыча,
Оныта алмыйм сине мин генә.

К у ш ы м т а:
Чит талларга очты сөю кошым,
Үз оясын ташлап, никләргә?
Син минеке түгел инде хәзер,
Синнән башка белмим нишләргә.

Сөю белән нигә шаярасың,
Йөрәгемә телеп яралар?
Биргән вәгъдәң өзә үзәгемне,
Бу газаптан кем соң аралар?

К у ш ы м т а.

Чын ярату булмый вакытлыча,
Чын сөюгә кирәк саф йөрәк.
Өзелеп сөйгән була берәү геә,
Саф хисләрне сакларга кирәк!

К у ш ы м т а.