Үзем гаепле

Зөфәр Хәйретдинов репертуарында

Зөфәр Хәйретдинов көе

Ничә еллар гашыйк булып йөрдем,
Мәхәббәттән башым әйләнде.
Яратам дип ләкин әйталмадым,
Очрашканда телем бәйләнде.

К у ш ы м т а:
Соңга калдым. Үзем гаепле тик.
Син сайладың инде башканы.
Ә миңа соң инде ни эшләргә?
Йөрәгемдә сагыш ташкыны.

Гаепләмим сине, бәгырькәем,
Утларыңа мине салсаң да.
Парың итеп мине сайламадың,
Бәхет телим, ялгыз калсам да.

К у ш ы м т а.

Берьялгызым урыйм болыннарны.
Сагышлардан җаным сызлана.
Үз бәхетен үзе югалта да
Үкенеп яши икән кыз бала.

К у ш ы м т а.