Өзмә бәгърем гөлләрен

Ләйсән Гыймаева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Тормышның була төрле чаклары,
Ялгыш адымнан Ходай сакласын!
Күңлең рәнҗегән чаклар булса да,
Сөю хисләрең сүнми саклансын.

К у ш ы м т а:
Авыр чакларда, кызганма миңа
Җылы карашың, назлы сүзләрең.
Әрнетмә, зинһар, күңлем түрләрен.
Өзмә син, зинһар, бәгърем гөлләрен.

Бергәләп корган уртак ояда
Бәхет кошыбыз мәңге сайрасын.
Дошман көенсен, дуслар сөенсен.
Гайбәт сүзләргә урын калмасын.

К у ш ы м т а.

Күңел бакчаңа ят берәү керсә,
Ачма йөрәгең, сөям дисә дә.
Бергәләп өзик сөю гөлләрен.
Сөенеп яшик гомер көннәрен.

К у ш ы м т а.