Адашкан сөю

Алинә Сафиуллина-Раяз Фасыйхов дуэты

Альфред Якшимбетов көе

Сиңа юлламый калды хатларым,
Күңлем серләре, сөю ялкыным.
Сине уйламый үтми көннәрем,
Йөрәктә калды сагыш салкыны.

К у ш ы м т а:
Адашкан сөю, адашкан хатлар,
Кушылмый калды безнең язмышлар.
Аера нигә сөйгән ярларны
Әллә язмышлар, әллә ялгышлар?

Син түгел, җаным, үзем гаепле,
Язган хатларым калды китмичә.
Яратуымны, керсез хисләрне,
Китеп бардың син бит, белмичә.

К у ш ы м т а.

Соңгы хатым да калыр күңлемдә,
Ачылмый калыр йөрәк серләрем,
Сине сагынып, сине яратып
Үтәр, ахры, бар гомерләрем.

К у ш ы м т а.