Аерма әнкәемнән

Илназ Баһ репертуарында

Илназ Баһ көе

Әнкәйләрнең күңелен аңламыйбыз,
Онытабыз кайчак кадерен.
Әнкәй белән уза иң кадерле
Минутлары үткән гомернең.

К у ш ы м т а:
Аерма, дип сорыйм Ходаемнан,
Язмышыма язган юлымнан.
Аерма, дип сорыйм әнкәемнән,
Безне әле изге догаңнан.

Әнкәй җыры калган бишекләрдә,
Сабыйчакның татлы йокысы.
Туган йортка һаман дәшеп тора

К у ш ы м т а.

Бу дөньяда безгә күпме язган?
Гомер юлдан күпме барасым?
Яшәү матур, юллар җиңел була,
Ташламаса әнкәй догасы.

К у ш ы м т а.