Аерма тик туган җиремнән

Венер Яруллин (Уфа) репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Гомер атым чаба еллар буйлап,
Тузып кала җилдә яллары.
Хәтер барлый гомер эзләремдә
Сибелеп калган якты елларны.

К у ш ы м т а:
Аерма, дип бары сорыйм синнән,
И Ходаем, газиз җиремнән.
Байлыклар да синнән сорамыйм мин,
Аерма тик туган илемнән.

Еллар узган саен, гомер кими,
Көннәремне ләкин санамыйм.
И Ходаем, бир тик бәхетлесен,
Артык гомер синнән сорамыйм.

К у ш ы м т а.

Артык гомер синнән сорамыйм мин,
Булганына яшик җан атып.
Үткәннәргә яшик үкенмичә,
Бу дөньяны сөеп, яратып.

К у ш ы м т а.

Аерма, дип бары сорыйм синнән,
И Ходаем, газиз җиремнән.
Байлыклар да синнән сорамыйм мин,
Аерма тик туган илемнән.

К у ш ы м т а.