Ак әби догалары

Нурзадә көе

Дисбе тартып нигә моңаясың?
Үткәннәрне әллә барлыйсың.
Җан җылыңны бирдең син бит безгә,
Догаларың бүген юллыйсың.

К у ш ы м т а:
Ак шәлеңне салсаң иңнәреңә,
Аклык иңә кебек өйләргә.
Язсын әле Ходай оныкларга
Бишек җырын сиңа көйләргә.

Шомыртлардан аклык сибелгәндәй,
Иңнәреңә салсаң ак шәлең.
Сыйган, ахры, синең күңелеңә
Бу дөньяның җирдә бар яме.

К у ш ы м т а.

Кайгыларны күрдең, сыгылмадың.
Яу кырында калды улларың.
Дисбе төшең саен – изге дога,
Арымасын, әбкәй, кулларың.

К у ш ы м т а.