Ал яран

Айгөл Рәхимова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Тәрәз төбемдәге гөлләрем –
Сердәшем, сердәшләрем.
Әгәр мине ташлап китсәң,
Ялгыз калсам, нишләрмен?

К у ш ы м т а:
Ал яран, гөл яран,
Ялгыз калу, һай, яман.
Ал яраннар кебек мин
Сагыш утында янам.

Гөлләремә сулар мин сиптем,
Чәчәк атарлар инде.
Ничек түзим сагынуларга,
Көлләргә калам инде.

К у ш ы м т а.

Яраннарым кебек янып,
Килә бит сөеләсем.
Синнән башка ялгызым калып
Килми шул көенәсем.

К у ш ы м т а.