Ашыкмыйм

Әминә Галимова репертуарында («Ак чәчәкләр» фильмы)

Вил Усманов көе

Сары шәл ябынган каеннан
Алалмыйм күземне, гашыйкмын.
Көзләрем сагышлы булса да,
Мин әле китәргә ашыкмыйм.

К у ш ы м т а:
Ашыкмыйм китәргә бу җирдән,
Кыласы гамәлләр күп әле.
Гомернең иң татлы чорына
Бары тик керәбез күк әле.

Үткәндә кылынган ялгыштан
Сабаклар алырдай чак кына.
Үзебез сизмичә кылынган
Гөнаһтан арыныр чак кына.

К у ш ы м т а.

Оныклар шатлыгын тоясы
Бар әле, соң кая ашыгыйм?
Сагышлы булса да көзләрем,
Мин сиңа, тик сиңа гашыйкмын.

К у ш ы м т а.

Сарыдан киенгән каенга
Сокланып карыймын көзләрен.
Үткәннән яшьлекне сагынып,
Тик сине эзлиләр күзләрем.

К у ш ы м т а.