Авыл күңле

Руслан Фәйзиков репертуарында (Пенза)

Айдар Тимербаев көе

Шәһәр тузаннарын кага-кага,
Кайтып киләм, авылым, сагынып.
Дөнья зары синдә онытыла,
Күңлем кала синдә сафланып.

К у ш ы м т а:
Юл тузаны тузса әйдә тузсын,
Җаныбызга сагыш кунмасын.
Авыл күңле әнкәй күңле кебек
Каршы ала һәрбер баласын.

Урманнарың сөеп каршы ала,
Һәр агачың туган шикелле.
Имәннәрең миңа ныклык бирде,
Каеннарың назлап үстерде.

К у ш ы м т а.

Дога кылсам туган нигеземдә,
Җаным китә гүя чистарып.
Имин яшә, газиз авылкаем,
Син булганда, телем саф калыр,
Туган телем җирдә акланыр.

К у ш ы м т а.