Азнакаем

Рөстәм Зәкуан көе

Чатыр тавым, изге тавым,
Тарихларга кереп калгансың.
Данлы еллар истәлеге булып,
Күңелләрдә урын алгансың.

К у ш ы м т а:
Азнакаем диеп мин җырлармын,
Туган ягым, сине сагынып.
Азнакаем диеп бер кайтырмын,
Кошлар кебек канат кагынып.

Нефть фонтаннарың белән
Еракларга китте даннарың.
Икмәк мулдан уңа безнең якта,
Бәрәкәтле иген кырларың.

К у ш ы м т а.

Ык буйларың, болыннарың,
Тугайларың ялгыз буйладым.
Тәүге ярым калган шул якларны
Сагынып үтә гомер елларым.

К у ш ы м т а.