Бәхет телим бәхет көткәннәргә

Нурзадә репертуарында

Нурзадә көе

Теләкләрем изге кешеләргә,
Дога кылам җирдән киткәннәргә.
Бәхет тулы сөю касәләрен
Бир, Ходаем, бәхет көткәннәргә.

К у ш ы м т а:
Саулык телим – җирдә исәннәргә,
Оҗмах телим – кире киткәннәргә.
Бәхет телим – бәхет көткәннәргә,
Ярын телим – парын көткәннәргә.

Яман уйда йөрмим дошманга да,
Хәсрәтләргә мине салса да.
Дуслар белән әзер бүлешергә,
Бер йотым су бары калса да.

К у ш ы м т а.

Ходай бирә безгә бар нигъмәтне,
Алам дисә, ала биргәнен.
Гөнаһ җыймыйк, әйтмик авыр сүзләр,
Бик тиз үтә гомер дигәне.

К у ш ы м т а.