Бәхетле дә иттең, бәхетсез дә…

Вероника репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Язлар көтә күңлем, назлар көтә,
Сине көтәм өзлеп, җанашым.
Язгы сулар кебек ярсый-ярсый
Яратасым килә шашынып.

К у ш ы м т а:
Бәхетле дә иттең, бәхетсез дә,
Утка салдың, салдың суларга.
Язлар көтәм, кабат назлар көтәм,
Сине көтәм, бәгърем, язларда.

Сөю көтә йөрәк, сине көтә,
Җан җылыңны көтә күңелем.
Кабат сине көтеп өзгәләнгән,
Язлар көткән чагым бит минем.

К у ш ы м т а.

Бәхет көтә җаным, сөю көтә,
Язлар саен көткән син бит ул.
Бәхетле дә итеп, бәхетсез дә,
Язларымда калган син бит ул.

К у ш ы м т а.