Балан чәчәге

Илнар Сәйфиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Язгы болында бар дөнья якты,
Көткән идем мин бары тик сафлык.
Бәхтемә диеп юраган идем,
Сибелгән чакта баланнан аклык.

К у ш ы м т а:
Балан чәчәге, балан чәчәге,
Язгы болында сөю бәйрәме.
Иреннәремдә ачы тәмнәре,
Күңлемдә калды сагыш бәйләме.

Балан чәчәге иртә коелды,
Ялгызым калдым, кемгә сыеныйм?
Дөньяның бетте миңа ямьнәре,
Сөясең микән хәзер кемнәрне?

К у ш ы м т а.

Ачы баланнар көзен баллана.
Нигә кыз бала шулай алдана.
Балан чәчәген иртә өзмәгез,
Якты хисләрне таптап китмәгез!

К у ш ы м т а.