Балтачым – баллы төбәк

Рафил Җәләлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Туган җирем – баллы төбәк,
Балтачтай җирләр сирәк.
Гомерлеккә гашыйк итәр,
Бер килеп күрү кирәк.

К у ш ы м т а:
Балдан татлы, сөймәс ятны
Балтачымның кызлары.
Бәхетемне читтә эзләп
Гомер әрәм узмады.

Мари иле, татар җире
Монда бергә кавышкан.
Тукай теле, әнкәм теле
Ишетелә һәр йорттан.

К у ш ы м т а.

Бергә яши, бергә эшли
Мари, татар гөрләшеп.
Күршедә туган икән бит
Йөрәгемнең сердәше.

К у ш ы м т а:
Балдан татлы, сөймәс ятны
Балтачымның кызлары.
Бәхетемне синдә таптым,
Читтә гомер узмады.