Бигәшем

Ришат Шәйхетдинов көе

Зәй сулары борылып ага Герән тау итәгендә,
Бабаларның исеме яши чал тарих битләрендә.
Хәер-догаңны биргәнсең ак калам Әлмәтемә
Җиләкләре пешә җәен Бигәш әрәмәсендә.

К у ш ы м т а:
Әй, Бигәшем, Бигәшем
Син гомерлек сердәшем.
Әткәй-әнкәй рухын саклый
Газиз җирем Бигәшем.
Туган авылым Бигәшем.

Герән тауга сыенып яши авылым урамнары,
Туган нигезем бергә җыя туганнарны, дусларны.
Кайткан саен суларын эчәм Бигәшем чишмәсеннән
Оныклар да нәсел җебен беркайчан өзмәсеннәр.

К у ш ы м т а.

Зәй сулары борылып ага Герән тау итәгендә,
Бабаларның исеме яши чал тарих битләрендә.
Ялан тәпи күтәреләмен Герән тау үрләренән
Тәүге ярым дәшә кебек яшьлегем эзләреннән.

К у ш ы м т а.