Бу, бәлки, сөюдер

Азат Фазлыев репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Сөеп һәм сөелеп, яшәргә сөенеп,
Һәркем дә бу җиргә киләдер.
Ә нигә соң, нигә мин яшим көенеп?
Гомерләр ялгызым үтәдер.

К у ш ы м т а:
Бу, бәлки, сөюдер, ә бәлки, түгелдер.
Сагыштан саргаеп ник үтә соң гомер?

Җавапсыз мәхәббәт ул – авыр җәзамы?
Кемнәргә сөйлим соң зарымны?
Күрмичә үтәсең яралап йөрәкне,
Утларга салдың җанымны.

К у ш ы м т а.

Очрашкан чагымда карачы күземә,
Күзләрем барсын да әйтәдер.
Яратып һәм сөеп карасаң бер миңа,
Сагышым таралып бетәдер.

К у ш ы м т а.