Бу гомерләр нигә ашыга?

Ленур Зәйнуллин репертуарында
Ленур Зәйнуллин көе

Табигатьнең һәр мизгеле гүзәл.
Язлардан соң җәйләр ашыга.
Сары төсен акка алыштырып,
Тузганаклар мамык очыра.

К у ш ы м т а:
Тузганактай очкан яшь гомерләр
Кайтмый икән кабат кирегә.
Яшьлегемнең татлы мизгелләре
Сагындыра икән соң нигә?

Чаптар атлар кебек ярсый-ярсый,
Гомеркәйләр бигрәк тиз уза.
Тузганактай очкан еллар безнең
Йөрәкләргә сагыш, моң сыза.

К у ш ы м т а.

Сары төсен акка алыштырып,
Тузганаклар гүя туй итә.
Бу гомерләр нигә ашыга соң?
Алда безне, белмим, ни көтә?

К у ш ы м т а.

Тузганактай очкан яшь гомерләр
Кайтмый икән кабат кирегә.
Яшьлегемнең татлы мизгелләре
Сагындыра икән соң нигә?

К у ш ы м т а.