Чакыр мине

(Сакыр мине)
Алинә Дәүләтханова репертуарында (Уфа)

Альфред Якшимбетов көе

Чакыр мине, чакыр үзең белән
Гомер сукмакларын үтәргә.
Синең белән мин барсына риза,
Язмыш сынауларын кичәргә.

Чакыр мине, ал син юлдаш итеп,
Сукмакларның эзлик тигезен.
Бергә саклыйк, таплар төшермичә,
Мәхәббәтнең алтын йөзеген.

Чакыр мине, чакыр сердәш итеп,
Серләреңне ачмам читләргә.
Калдыр мине мәңге яннарыңда,
Бәхет йомгакларын сүтәргә.

Чакыр мине, чакыр, үкенмәссең,
Йөрәгемне ачып керерсең.
Сиңа булган керсез сөюемне
Күзләремнән үзең күрерсең.