Чакырма читкә, әй буран

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов

Сагындырып исә Миңгәр җилләре.
Урман күлләрендә ак томан.
Ак томаннар булып очып,
Бик сагындым, диеп, кочып,
Яшьлегем көтәдер сыман.

Сагындырып төшләремә керәсең,
Газиз нигез күңлем түрендә.
Әнкәемнең тәмле чәен,
Чишмәләрнең челтерәвен
Юксынам читтә йөргәндә.

Үткәннәрдән исә Миңгәр җилләре.
Кырларында тургай тавышы.
Яшьлек тугайлары буйлап,
Үткән гомерләрне уйлап,
Синдә мин юам сагышны.

Сагышланып исә Миңгәр җилләре.
Миңгәр юлларында ак буран.
Үзәгемне өзәсең лә,
Кайтсам, килми китәсем лә,
Чакырма читкә, әй буран.