Дәшәрсең күк яңадан

Нурзадә көе

Туктап калган сәгать, ләкин тормыш
Дәвам итә, җирдә туктамый.
Таңнар ата, җитә кабат кичләр,
Бер көн үтми сине уйламый.

К у ш ы м т а:
Сине уйлап, әнкәй, таңнар ата,
Синең белән яшим мин һаман.
Балачакка дәшеп, кызым, диеп,
Син кайтырсың кебек юллардан.

Бүлешергә безнең шатлыкларны
Син җитмисең кыен чакларда.
Ялгышмаска дөнья шаукымында
Бер киңәшең җитми кайчакта.

К у ш ы м т а.

Иңнәремә салсам ак шәлеңне,
Җан җылыңны тоеп юанам.
Балам, диеп ачып ишегемне
Дәшәрсең күк миңа яңадан.

К у ш ы м т а.