Дус һәм дошман

Илсаф репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Дуслар янда бик күп булмый,
Чын дус була санаулы.
Дуслар кала гомерлеккә,
Үтә алса сынауны.

К у ш ы м т а:
Дустым диеп санаса да,
Күпләр эзли үз җаен.
Дошман дигән туры әйтә,
Эзләп тормый уңаен.

Кешеләрнең бар төрлесе:
Яманы бар, көнчесе.
Көтмәгәндә мин татыдым
Хыянәтнең ачысын.

К у ш ы м т а.

Рәхмәт укыйм дошманыма,
Чыкса да ул юлыма.
Аңлый алмыйм дус дигәнне,
Басса ялган юлына.

К у ш ы м т а.