Дусларымнан аерма

Диана Таҗетдинова репертуарында

Рафикъ Таҗетдинов көе

Бу дөньяның бөтен шатлыкларын
Бергә бүләм якын дус белән.
Кыен булса, иңен куя белгән
Бар дусларым, шуны мин беләм.

Дуслар булса, бары шундый булсын,
Бер алманы бишкә бүләрдәй.
Олы бәхет, әгәр дустың булса
Синең өчен утка керердәй.

К у ш ы м т а:
Уйна әле, дускай, гармуныңны,
Җырлыйк әле дуслар турында.
Аерма дип сорыйм Ходаемнан,
Ялгызлыкта мине калдырма.

Дөнья көтү рәхәт дуслар белән,
Ялгыз калсаң, яшәү читен лә.
Бергә икән һаман дисеннәр,
Йөрәкләре янсын дошманның.

Бу дөньяның була төрле чагы,
Кайгысы да үтми әйләнеп.
Яннарымда якын дустым булса,
Кабат китә дөнья көйләнеп.

К у ш ы м т а.