Елмай

Айгөл-Ринат Шәйхетдиновлар репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Елмай, иркәм, гел син миңа елмай.
Синең күзләр әллә нурлы ай.
Шатлык кына тамсын күзләреңнән,
Сөюләрең булсын ялкындай.

К у ш ы м т а:
Язларында елмай, кышын да син елмай,
Җәйләрендә елмай, көзендә.
Иртәсен дә елмай, кичләрен дә елмай,
Тик елмаю булсын йөзеңдә.

Сихри карашларың, серле елмаюың
Килешеп лә тора үзеңә.
Бергә яшәүләрнең тик бәхетен тоеп,
Икәү барыйк гомер көзенә.

К у ш ы м т а.

Уйнап-көлеп кенә, гел елмаеп,
Һәрбер көнгә яшик куанып.
Син елмайсаң миңа, гүя һәр көн бәйрәм,
Кайгы-хәсрәт үтсен уратып.

К у ш ы м т а.

Ак карлардан энҗе тамган кебек
Елмаюың шатлык китерсен.
Көзләр сиңа сагыш китермәсен,
Елмаюың бәхет китерсен.

К у ш ы м т а.